Агентлык турында

Автономлы түләүле булмаган оешма “Профессиональ уку-укытуны үстерү һәм сертификацияләү” “Региональ квалификация күтәрү агентлыгы” Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының тулы вәкаләтле методик укыту үзәге булып үзенең эшчәнлеген 1991 елда башлап җибәрде.

2020 елга кадәрге Рәсәйнең иҗтимагый- икътисади үсеш сратегиясе белән тәңгәллектә, профессиональ уку-укыту сыйфатларын үстерү максатында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты 2009 елның 3 декабре 827 нче номерлы карар нигезендә Республика методик укыту үзәген Региональ квалификация күтәрү агентлыгына үзгәртә( РАРК) һәм аңа Татарстан Республикасының профессиональ квалификация сертификацияләү, бәяләү хокукларын бирә.

РАРК – күпфункцияле структура, киң күләмле хезмәтләр күрсәтә: профессиональ укытуны оештыра, оешма җитәкчеләренең, хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрә, эш белән тәэмин ителмәгән гражданнарга иҗтимагый- психологик яраклашуны оештыра, квалификация сертификацияләү, бәяләү методик-эксперт эшен алып бара һәм хезмәтне саклау, куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә дә хезмәт күрсәтә.

Күрсәткән хезмәтләрнең сыйфаты менеджмент системасындагы сыйфат агентлыгында гарантияләнә, ул халыкара ISO 9001:2008 стандарт сорауларына җавап бирә.

Агентлыкның структурасына республиканың эре шәһәрләре булган - Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Яшел Үзәндәге 7 филиал керә.

Эш бирүчеләр, профессиональ берләшмәләр, дәүләт оешмалары, укыту йортлары белән хезмәттәшлек итеп агентлык региональ системага методик әсбаплар әзерли, модуль- компетентлык нигезендә профессиональ укытуда нәтиҗәләрне бәяләү программалары төзи.

Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миңнехановның кушуы буенча, “ Магистр дәүләт — иҗтимагый идарә итү фәне” 10 нчы модуле профессиональ яңадан укыту нәтиҗәләреннән Рәсәй Федерациясе Презенденты каршындагы Рәсәй халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән берлектә 2011елның 29 нчы июленнән Региональ квалификация күтәрү агентлыгы эш бирүчеләрне дә кертеп кунакханә, транспорт, даруханә, торак- коммуналь хезмәтләре өлкәләрендә профессиональ стандартлар булдыру өстендә эш алып барырга тотындылыр.

Предприятиеләр, оешмалар, организацияләргә булышлык итеп, РАРК 24 профессиональ әзерлек юнәлешендә, 44 квалификация күтәрү һәм 9 яңа профессиональ яңадан укыту юнәлешендәге хезмәтләр күрсәтә. Ел саен РАРК та 9 меңнән артык кеше белем ала.

РАРК республика буенча хезмәтне саклау сорауларын укыту буенча да алдынгылар рәтендә, ел саен монда 6 меңгә якын җитәкче һәм хезмәткәр үзенең белемнәрен күтәрә. РАРК хезмәтне саклау буенча аккредованлы реестр оешмасына кертелгән.

Агентлык составында производство факторларында зарарлыкны бәяләү, үлчәү, сертификацияләү лабораториясе бар, анда 1,5 мең эш урыны аттестацияләнә һәм республиканың 20 организациясе сертификацияләнә. Хезмәтне саклау милли берләшмәләр үзәге РАРКны бәйле булмаган тикшерү һәм техник компетент сыйфатлы лаборатория буларак аккредитовать итә.

Шулай ук РАРК гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү, профорентация, иҗтимагый яраклашу буенча да хезмәт күрсәтә. Агентлык хезмәткәрләре яңалыкларны җиткерүче, профессия буенча хокукларны аңлатучы, грамотлылыкны үстерүче, эффектлы эшкә урнашуны тәэмин итүче иҗтимагый- психологик тренинглар уздыралар, резюме төзегәндә, үз- үзеңне күрсәтү кагыйдәләре буенча, психологик портретны төзүдә ярдәм итәләр.

Соңгы елларда агентлык Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән гел уку- укыту өлкәсендә яңалыкка омтыла, эзләнә.

“Арадашчы ярдәмендә бәхәсләрне бетерү альтернатив процедура(медиация процедурасы)» федераль законы нигезендә агентлык Россия Фән һәм Мәгариф министрлыгы 2011 елның 14 феврале 187 карары нигезендә төзелгән программа буенча медиаторларны укыта башлады.

2009 елда австрияле ООО “Винербергер- Кирпич” компаниясенең Рәсәйдәге вәкиле белән килешү төзелде. Бу килешү нигезендә РАРК укыту үзәгендә шушы компаниядә чыга торган кирпичләрне салучы профессиональ ташчыларны укытуны оештырдылар.

2011 елда РАРК Халыкара менеджмент ЛИНК институтының уку-укыту консорциум составына керде һәм МБА программасы нигезендә халыкара дәрәҗәдә укыту башлады.

2012 елда профессиональ белем бирү уку йортлары укытучыларының профессиональ компетентлыкны күтәрү максатыннан Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә Профессиональ укытуны инновацион күтәрү үзәге итеп оештырылды.

Региональ квалификация күтәрү агентлыгы Татарстан Рекспубликасының Фән һәм Мәгариф министрлыгыннан уку- укыту эшчәнлеген алып барырга хокуку бар, ул 2012 елның 13 августында 002919 номерлы серия астында теркәлгән.